Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Бәллүр» вокаль-хореография ансамбле «Созвездие-Йолдызлык-2023» фестивалендә чыгыш ясап 2 урынга лаек булды.
19 апрель көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында суперфинал нәтиҗәләре буенча "Созвездие-Йолдызлык-2023" фестиваленең йомгаклау гала-концерты һәм бүләкләү тантанасы узды. Анда Саба балалар сәнгать мәктәбеннән «Бәллүр " вокаль-хореография ансамбле (җитәкчесе Гөлназ Дәүлиева) 2 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Коллектив "Тигәнәкле су буе" (авторлары Җ.Сөләйманов һәм Р.Гатауллин) җырын башкарды. Коллективны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз! Уңыш юлында сезгә һәрвакыт бәхетле йолдыз балкысын!
Нет комментариев