Барлык юнәлешләр дә мөһим һәм җаваплы
Марат Җәббаров районның аграр тармагында эшләрне уңай бәяләде
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Сабадагы эш сәфәре вакытында урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләде, төзелеп килүче объектларны карап чыкты.
Башта район башлыгы Рәис Миңнеханов белән “Игенче” җәмгыятендә арпа үстерелгән кырда игенчеләр белән аралашты. Хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зариповның аңлатуыннан күренгәнчә, 48 гектарлы мәйданда үстерелгән «Тевкач» сортлы әлеге культурадан уртача 39 центнер бөртек җыеп алына. Дүрт комбайн эшли, һәрберсенә 550 гектар мәйдан (йөкләнеш) туры килә. Министр җәйге чорда укучыларның хезмәткә урнашулары белән кызыксынды һәм егетләрне комбайнчы ярдәмчеләре итеп алу мәсьәләсен өйрәнергә тәкъдим итте.
«Беләм: өстәмә контроль һәм артык волокита булачак. Шулай да тәрбия максатларында һәм киләчәк өчен кадрлар әзерләү зарурлыгын күздә тотып, моны практикага кертү ягын карарга кирәк», – диде министр.
Аннары Марат Җәббаров Курсабаш авыл җирлеге биләмәсендә “Комос групп” компаниясе алып барган нәселле дуңгызлар өчен яңа адаптацион (карантин) комплексы төзелеше белән кызыксынды. Объектта эшләрнең барышы белән “ТатмитАгро” компаниясе генераль директоры Виктор Сидорук таныштырды.
«Комплекс ябык режимлы була, ветеринария-санитария таләпләре нигезендә төзелә. Ягъни эшчеләр беренче пропускник аша тулысынча юынып, өс-башын алыштырып уза. Терлек алырга килгән машина йөртүче дә шушы таләпләрне үти. Әгәр дә мал үлә икән, моннан бернәрсә дә чыгарылмый. Бинаның ахыргы башында инсинератор урнаштырылган, ягъни үләксәдән бары көл генә кала. Объект автоном режимда эшләргә мөмкинлек бирә торган ябык мәйданчык. Ашату коры, автоматлаштырылган, микроклимат шулай ук автокөйләүгә куелган, компьютерлар барысын да көйли, кул режимында берни дә эшләнми», – диде ул.
Моңарчы «Татмит Агро» комплексында дуңгыз ите җитештерелсә, 2024 елда аны тулысынча нәсел эшенә күчерү турында карар кабул ителгән. «Комос групп» агрохолдингы Саба районында нәсел эше белән генә шөгыльләнә, чиста токымлы беренче буын (F1) дуңгызлар балалары үстереләчәк.
Марат Җәббаров эш сәфәрен атчылыкны үстерү программасы кысаларында “Көек” хуҗалыгында, “Саба” җәмгыятенең Тимершык филиалында дәвам итте. Мәгълүм булганча, 2027 елдан республикада атчылыкны үстерү буенча масштаблы проект башлап старт алачак. Дәүләт ат үрчетү белән шөгыльләнүче яки җыенучы аграрийларга системалы рәвештә ярдәм итәргә ниятли. Әлеге юнәлештә районда «Көек» хуҗалыгы эшли. Министр аларның баш санын арттыру мөмкинлекләре белән кызыксынды һәм уңай җавап алды. Моның өчен резервлар җитәрлек. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин, хуҗалык җитәкчесе Фәнис Хурамшин сүзләреннән күренгәнчә, колынлатуга игътибарны көчәйткәндә, «Көек»тә атларның санын (хәзер 717) өч ел эчендә 1,5 тапкыр арттыра алачаклар. Моннан тыш «Саба» җәмгыятенең Сатыш һәм Тимершык бүлекчәләрендә 516 баш ат исәпләнә. Шуларның 180е – бияләр. Тимершык авылы янындагы атлар загонында милли татар киемендәге кызлар министрга, аны озатып йөрүчеләргә кымыз эчемлеге тәкъдим иттеләр. Әлеге продуктны җитештерү программаның бер юнәлеше булып тора. Ат асраучыларның саву һәм сөт җиһазларына чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү планлаштырыла.
Тулырак фоторепортажда
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев