Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БАТЫРЛЫК ЭТАЛОНЫ, КАҺАРМАНЛЫК СИМВОЛЫ

Моннан 75 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре 872 көн камалышта торган Ленинградтан фашист илбасарларын 60-100 километрга чигенергә мәҗбүр итәләр. Әлеге җиңү зур югалтулар бәрабәренә яулана.

Әйтик, «Невский пятачок» утлы калканында һәр квад­рат метрда 17 совет сугышчысы һәлак була. Ленинград һәм Новгород өлкәләрендә барган аяусыз бәрелешләрдә ге­­нә дә Татарстаннан 45 меңнән артык кеше ятып кала. Аларның байтагы хәбәрсез югалган исемлегендә йөри. Хәр­би комиссариатның Саба һәм Теләче районнары бү­легеннән алынган якын­ча мәгълүматлар бу­ен­ча Ленинград фронтын­да безнең районнан 300дән артык кеше катнашкан. Ә Югары Утар авылында туган якташыбыз, генерал-майор Миңзакир Әпсәләмов Ленинград бло­кадасын өзүдә зур роль уйнаган 18нче Кызыл Байраклы, Суворов һәм Кутузов орденлы ук­чы дивизиясенә командалык иткән. Аның дивизиясендә Татарстан вәкилләре дә байтак була. Миңзакир Әпсәләмов дивизиясе Ильмень күленең көньягында дошманны зур югалтуларга дучар итә. Якташыбызның сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә. Ленин, Хезмәт Кызыл Бай­рагы, “Почет билгесе”, I дә­рәҗә Богдан Хмельницкий, II дәрәҗә Суворов орденнары, дистәләгән медаль белән бүләкләнә.

Ленинград өчен барган сугышларда Туктардан Җә­лил Гыйзетдинов 1943 ел­ның 21 гыйнварында, Түбән Шытсудан Байми Мул­ләхмәтов 17 гыйнварда ба­тырларча һәлак булалар.

Шәһәр камалышында авыр артиллериядә орудие командиры булган, без­не Эзмә мәктәбендә тарих фәненнән укыткан Хәлил абый Сираҗиев истәлекләреннән:

– Безнең 1300нче гау­бица полкы танклар, туп­лар, бронемашиналар, снарядлар, пулялар, гра­наталар җитештергән Пу­тилов заводын (хәзер Ки­ров заводы) саклады. Тирән итеп землянкалар казыдык. Аның өстенә 6-7 кат тимер юл шпаллары тезелә иде. 1944 елның 14 гыйнварында совет гаскәрләре блокаданы өзү өчен контрһөҗүмгә күчте. Сугышны безнең 1300нче гаубица полкы башлады. Немецларның Пулково тауларында күп кенә дотлары, дзотлары да барлыгы билгеле иде. Беренче булып шуларны юк иттек. 14 гыйнварга каршы төндә алгы сызыкка, ягъни Киров заводы тирәсенә башка артиллерия полклары да, берничә бронепоезд, танклар колоннасы да китерелгән иде. Алар барысы да ут ачтылар. Авиация дә һөҗүмгә күчте, Пулково тауларындагы һәм аның артындагы немец позицияләрен бомбага тотты. Артиллерия әзерлегеннән соң пехотабыз һәм танкларыбыз һөҗүмгә күчте. Без аларны артиллерия уты валы белән озата бардык. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы тәмам өзелде.

2007 елда бакыйлыкка күчкән Хәлил Әмирхан улының вафатын Эзмә халкы зур югалту буларак кичерде. Шушы Пулково биеклегендә Урта Сабадан Салихҗан Шакирҗанов та сугыша, батырлыгы өчен Дан ордены, “За отвагу” медале белән бүләкләнә. Сабадан Мәхмүт Абдуллин да 17 яшеннән Ленинград блокадасына элә­гә, Кронштадт матросы булып сугышта катнаша.

Исән-сауларына килсәк, хәзерге көндә районыбызда Ленинград фронтына 1942 елның маеннан укчы булып кергән, “Батырлык өчен”, “Ленин­град оборонасы өчен” медальләре белән бүләк­ләнгән Хәмит Маметов һәм октябрьдә 95

яшен тутырган Биктимер Ибраһимов яши. Без яуда ятып калганнарның, вафат булганнарның, исән­нәрнең батырлыклары ал­дында баш иябез. Бу каһарманлык буыннан буынга күчеп, халык хәтерендә мәңге яшәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X