Бердәмлектә — көч: Кече Кибәчеләр үзара салым акчасыннан зиратны төзекләндерде
Кече Кибәче авыл халкы үзара салым акчасына зиратны профнастил койма белән тотып алды, бу изге урынның төзеклеге — күмәкләп эшләү нәтиҗәсендә өлкән буын мирасына карата сакчыл мөнәсәбәтнең ачык мисалы.
Кече Кибәче авылында тагын бер мөһим һәм саваплы эш башкарылды: авыл зиратының территориясе заманча, ныклы һәм матур профнастил койма белән әйләндереп алынды.
Бу объект — күмәкләп эшләү нәтиҗәсенең ачык мисалы. Яңа койманы торгызу өчен кирәкле материаллар сатып алу һәм монтажлау эшләре тулысынча гражданнарның үзара салым акчалары хисабына финансланды.
Авыл халкы яңа койманың барлыкка килүенә зур канәгатьлек белдерде. Бу изге урынның төзеклеге — безнең ата-бабаларыбызга, якыннарыбызга карата хөрмәтебезнең мөһим күрсәткече. Биредә җирләнгән якыннарыбызның каберлекләре чисталыкта һәм тынычлыкта булыр дип ышаныч артты. Мондый инициатива авылдашларның бердәмлеген, аларның кече Ватаннары язмышына битараф булмауларын һәм өлкән буын мирасына сакчыл мөнәсәбәтләрен тагын бер кат раслый.
Кече Кибәчеләр киләчәктә дә зират территориясен карап тоту, анда үләннәрне чабу, корыган агачлардан арындыру кебек өмәләр оештыру традициясен дәвам итәргә ниятлиләр. Авыл халкы инициатив төркеменә, активистларга, иганәчеләргә һәм бу саваплы эштә катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтен белдерә. Алга таба да авылның яшәеше, аның төзеклеге һәм иминлеге хакына мондый файдалы проектлар дәвам итәр дигән ышаныч белдерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев