Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Без “Бәләкәч” иленнән”: нәни артистлардан бәйрәм концерты [+фото]

Саба “Бәләкәч” балалар бакчасы коллективы, мәдәният йортында, “Без “Бәләкәч” иленнән” дип исемләнгән концерт тәкъдим итте.

Саба “Бәләкәч” балалар бакчасы коллективы, мәдәният йортында, “Без “Бәләкәч” иленнән” дип исемләнгән концерт тәкъдим итте.  Ватанны саклаучылар һәм халыкара хатын-кызлар көннәре уңаеннан  әзерләнгән әлеге ямьле бәйрәмнең тамашачылары бакчаның уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балаларның әти-әниләре иде. Алар һәркайсы ул-кызларының осталыгына сөенеп, горурланып, шул ук вакытта әлеге сабыйларның сәләтен күреп, сәхнә тотарлык дәрәҗәдә үстерә белгән педагоглар эшчәнлегенә сокланып та  утыргандыр. Ә нәни артистлар тыпырдатып биеделәр дә, чатнатып шигырь дә сөйләделәр, җиренә җиткереп җыр да суздылар. Күзләр генә тимәсен!

Балалар чыгышы бакча хезмәткәрләре һәм әти-әниләрнең җыр-биюләре белән аралашып барды."Бу чара быел җиденче тапкыр үтә.Бүгенге бәйрәмдә 125 бала һәм бакчабызның 50 гә якын хезмәткәре катнаша", - диде бакча мөдире Г.Ахунова һәм бәйрәмнәр белән тәбрикләп матур теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев