Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Безгә бирсәң бер күкәй, тавыгың салыр йөз күкәй!»

Бүген районыбыз авылларында йомырка җыю йоласы үтте

Совет чорында 1 май бәйрәмендә шарлар, транспорантлар тотып парадка чыккан булсак, хәзер бала-чага иртә баштан пакет-сумка тотып урам буйлап күчтәнәч җыярга чыгып китә.  Йорт хуҗалары иртә белән үк йомыркаларны буяп, тәм-томнарын пешереп куя. Балалар исә өйдән өйгә кереп йомырка, күчтәнәч җыя башлый. Күчтәнәч пакетына йомырка гына түгел, шоколад-печеньесы да,кәнфите дә салына. 

Бүген район мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге йоланы  Сабаның  Җиңүгә-55 ел, Әбрар Кәримуллин, Иван Башкиров урамнарында оештырдылар. Ул чын бәйрәм төсен алды. Урамнарны гармун тавышы яңгыратты, бала чыр-чуы тагын да күңеллелек өстәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев