Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

«БиЮ» яшүсмерләр кичәсенә старт бирелде!

Шәмәрдән бистәсендә «Алдынгылар хәрәкәте» һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге белән бергәлектә үткәрелүче «БиЮ» проектының беренче чарасы гөрләп узды!

Катнашучыларны бик күп кызыклы мәйданчыклар көтте: беләзекләр үрү һәм смартфоннар өчен стикерлар ясау остаханәләре, аквагрим, күңелле уеннар һәм татарча аралашу станциясе. 

Кичәнең иң күңелле өлеше — иганәчеләрдән бүләкләр уйнату булды. Ә иң төп супер-бүләкне Шәмәрдән җирлеге башлыгы Альберт Кавиевич үзе әзерләгән иде!

Кичә күбекләр тамашасы һәм яшь диджейларыбызның иң шәп музыкаль треклары астында тәмамланды. Алда безне тагын да кызыклырак очрашулар көтә. Афишаларны күзәтеп барыгыз!, - диелә язмада.

 Тулырак фоторепортажда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев