Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Бишенче”не - “5”легә: ШЛПУМГда ел саен бер компрессор цехы төзекләндереләчәк

Магистраль газүт­кәргечләрнең Шәмәр­дән линия-производство идарәсендә (ШЛПУМГ) истәлекле вакыйга булды

Магистраль  газүт­кәргечләрнең Шәмәр­дән линия-производство  идарәсендә (ШЛПУМГ) истәлекле  вакыйга  булды: Ямбургтан Елецка газ  кудыручы 5нче  компрессор цехында зур күләмле ремонт эшләре  төгәлләнде.

Әлеге  уңайдан билгеләнгән тантанада  җаваплылыгы  чик­ләнгән “Газпром Трансгаз Ка­зань” җәмгыяте  генераль  ди­ректоры Рөстәм Усманов, Та­тарстан Республикасының сә­нәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Этус, Саба муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов катнашты.

Идарә хезмәткәрләре белән очрашу 5нче компрессор цехы би­ләмәсендә узды. Биредәге төзекләндерү  масштаблары  сок­ландырырлык. Барлык блоклар һәм  агрегатлар, шулай ук ярдәмче  корылмалар ремонтланган,  ревизия  ясалган, буялган. Моңарчы газон  үләне үскән территорияләргә  вак фракцияле  таш түшәлгән, тротуарларга брусчатка җәелгән.

“Моннан нәкъ бер ел элек без 6нчы компрессор цехында ре­монт  эшләре  төгәлләнүе ту­­рында   сөйләшкән  идек. Станцияне үзгәртеп  яңарту шушы эштән башланды. Барлык  чикләү  чараларына  карамастан, без бу практиканы  дәвам итәргә дигән карарга   килдек. Ремонт эшләре башкарылганда шактый каршылыклар аша да үтәсе булды. Ахыргы нәтиҗә барыбызны  да  куандыра. Хәзер  цех корпоратив стандартның барлык эталоннарына туры  килә ”, – дип  сөйләде җәмгыятьнең баш инженеры Владимир Чучкалов.

Барысы 11 подразделениедән 146 кеше җәлеп ителгән төзек­лән­дерү 235 көнгә  сузылган. Ун­нан  артык  корылмада лак­­лау-буяу эше 17896  квад­рат метрда башкарылган, 22940 квадрат метр  мәйдан төзекләндерелгән.  Әлеге  чаралар агрегатларның эксплуатация гомерен  озайта. “Бу безнең өчен аеруча  мөһим. Иң  әһәмиятлесе – кулланучы­ларны газ белән тәэмин итүнең ышанычлы булуы. Алда – яңа  максатлар”,– диде  Рөстәм Усманов. Проектны тормышка  ашыруда  зур өлеш  керткән  хез­мәткәрләрне “Газпром Транс­газ Казань” җәмгыяте  Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.

Марат  Ишниязов Шәмәрдән линия-производство предприятиесе мисалында җитештерү  куәтләре яңартылуы район өчен икеләтә  әһәмиятле булуын ассызыклап, бер төркем  алдынгыларга Рәхмәт хатларын тапшырды.

“Сезнең  предприятие эш­чән­леге  район икътисады­на аеруча зур  йогынты ясый.  Би­редә 400ләп  кеше  эшли  һәм җирле  бюджетка саллы гына  кертемнәр алына. Шу­ның нәтиҗәсендә күп  ке­нә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр уңай хәл ителә. Ба­рыгызга  да төзелеш-төзек­лән­­дерү эшләрендә тырыш хезмәтегез, сәнәгатьне үс­терүгә өлеш керткәнегез өчен район  башлыгы исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ке­шене аның башкарган эше бизи. Җәмгыятькә, район, республикага файда китереп, вазифаларыгызны төгәл үтәргә насыйп булсын”,– диде ул чыгышы  ахырында. 

Владимир Чучкалов  сүз­лә­ренә караганда,  киләсе елда 4нче  компрессор цехында  тө­зекләндерү башла­на­чак һәм аның ахыргы нәти­җә­ләре газ­чыларның, подряд оеш­ма­ла­рының профессиональ осталыгына бәйле булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев