Бюджет акчалары максатчан тотыламы?
Узган атнада район хакимиятендә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә үткәрелгән коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы булды.
Беренче көн тәртибе буенча “Муниципаль бюджет учреждениеләрендә бюджет акчаларының максатчан тотылышына һәм рациональ сарыф ителүенә эчке финанс контроле кысаларында үткәрелгән чаралар турында” финанс-бюджет палатасы баш белгече Илгизәр Гатауллин сөйләде.
Финансларга контрольлек ел саен яңартып төзелгән план нигезендә башкарыла. 2022 елда муниципаль ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен товарлар сату, эшләр башкару һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсенә контроль итү вәкаләтләре кысаларында 8 тикшерү үткәрелгән. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә, “Туган якны өйрәнү музеенда “Рамазан”, “Саба ”Мелиорация ”ПМК” җәмгыятьләрендә, Шекше, Килдебәк, Сатыш авыл җирлекләрендә 2020,2021,2022 елларда төзелгән муниципаль контрактлар тикшерелгән. Бюджеттан бүленгән акчаларны максатчан файдаланмау, “Муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар сату, эшләр башкару һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсенә контракт системасы турында”гы Федераль законны бозу фактлары ачыкланмаган.
Район башлыгы үз чыгышында финанс контролен төзелгән контракт суммасын һәм аның үтәлешен саннарда күрсәтүгә генә кайтарып калдырмаска, ришвәтчелек күренешләре булырга мөмкин барлык юнәлешләр буенча тикшерүләр даими үткәрелергә тиешлегенә басым ясады һәм бу мәсьәләгә әйләнеп кайту зарурлыгын искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев