Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале узды

25 – 26 нчы ноябрь көннәрендә Мөслим муниципаль районында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале узды.

    Фестивальдә катнашучылар иң элек Иске Вәрәш авылына килделәр. Монда алар “Каз өмәсе”ндә булдылар,  авыл чишмәсендә  чистартылган казларны юу йоласын карадылар, җырлы-биюле уеннарда катнаштылар. Фестивальдә катнашучылар авылның Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында урнашкан күргәзмә һәм мәдәният йорты фойесында урнашкан татар йорты экспозициясе белән таныштылар. Фестивальнең беренче көне “Каз өмәсе” фестивале бәйгесен йомгаклау белән тәмамланды. Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.Милли Шура рәисе конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр арасында Саба районыннан Саба китапханәсе  методисты Дәминова Рәзинә, Кызыл Мишә авылы китапханәчесе Әүхәдиева Гөлнәзирә,Олы Нырты авылы китапханәчесе Әхмәтшина Люция, Иләбәр авылы клуб мөдире Хафизов Рамил дә бар иде. Хезмәттәшләребезне зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев