Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Бүген “Олимп”стадионында «КОМОС ГРУПП» агрохолдингының XVI хезмәт коллективлары Спартакиадасының җәйге этабы уздырылды

Ярышларда Удмуртия, Татарстан, Башкортостан Республикалары һәм Пермь крае компанияләреннән 20 командадан меңгә хезмәткәр катнашты

Бүген районыбызның “Олимп”стадионында «КОМОС ГРУПП» агрохолдингының XVI хезмәт коллективлары Спартакиадасының җәйге этабы узды. Ярышларда Удмуртия, Татарстан, Башкортостан Республикалары  һәм Пермь крае компанияләреннән 20 командадан меңгә хезмәткәр катнашты. Спартакиаданың җәйге этабын Татарстанда уздыру агрохолдинг булган төбәкләрнең әһәмиятен ассызыклый. Элек ярышлар тарихында аларны үткәрү мәйданчыклары Удмуртия территориясендә урнашкан иде. Ачылыш тантанасында  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл территорияләрен үстерү департаменты проектлары җитәкчесе Алиса Карпова, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм «Комос групп» идарәче акционеры Андрей Шутов катнашты.

“Беренчедән, Комос  компанияләр төркеменең Сабада шундый Спартакиада уздыруда күрсәткән  ышанычы өчен зур рәхмәт. Әлеге компанияләр составында 12 меңнән артык  кеше  эшли, Бу Саба районы халкының яртысы дигән  сүз. Күз алдына китерегез, нинди масштаблы оештыру. Әйтергә кирәк, азык-төлек иминлеге  Россиядә беренче номерлы бурыч. Шушы бурычны  үтәүгә керткән  зур хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сезгә  уңышлар һәм барлык теләкләрегез тормышка ашсын”, – диде Рәис Миңнеханов   үзенең  кереш   сүзендә.

Марат Җәббаров та Татарстанда бу масштаблы спорт вакыйгасын беренче тапкыр кабул итү республика  өчен  зур мәртәбә булуын  ”Комос групп“ның корпоратив рухын һәм спорт традицияләрен ныгытуга республиканың да өлеше барлыгын билгеләп үтте. “Комос Групп” компаниясе безнең республикада күп еллар дәвамында азык-төлек иминлеге белән бәйле проектлар булдыра. Алар җитди, без һәрвакыт мисал итеп китерә торган проектлар. Без һәрвакыт кадрлар белән эшләүне, предприятиеләр төзүне, яңа мәгълүмати технологияләр булдыруны, автоматлаштыруны уңай үрнәк итеп өйрәнәбез. Андрей Васильевичка республикабызга булган мөнәсәбәте өчен зур рәхмәт.  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Алиса Олеговнаның безнең белән катнашуы күп нәрсәне күрсәтә. Сезнең һәркайсыгыз белә, авыл хуҗалыгы-азык-төлек җитештерү генә түгел, бу яшәү рәвеше,  җир белән элемтә, бу команда эше, анда һәркем уртак нәтиҗәгә үз өлешен кертә. Бүген дә без биредә шундый ук кыйммәтләрнең чагылышын күрдек: көч, чыдамлык, үзара ярдәмләшү һәм җиңүгә омтылыш», – дип ассызыклады ул.

Соңыннан министр “Игенче” җәмгыятендә  арпа  үстерелгән кырда булды, урып-җыюның барышы белән танышты. Аннары Курсабаш  авыл җирлеге биләмәсендә “Комос групп” компаниясе  алып барган нәселле дуңгызлар өчен яңа адаптацион (карантин) комплексы төзелеше белән  кызыксынды. Объектта эшләрнең барышы белән “ТатмитАгро” компаниясе генераль директоры Виктор Сидорук таныштырды. Марат Җәббаров  эш сәфәрен  атчылыкны  үстерү программасы  кысаларында  “Көек” хуҗалыгында, “Саба” җәмгыятенең Тимершык филиалында дәвам итте

   Спартакиадада  ясаган  чыгышында Алиса  Карпова билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы АПК хезмәткәрләре арасында сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген аңлый. “Инде дүртенче ел рәттән авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында  «Спорт җире»Бөтенроссия марафонын үткәрәбез. Һәм без судьяларның һәм авыл территорияләрендә яшәүчеләрнең гаять зур игътибарын күрәбез. Узган ел марафон чараларында Россия Федерациясенең 67 субъектыннан 16,5 мең кеше катнашкан. Быел марафонның төбәк этапларын инде 73 төбәк узды. Бүген биредә булганнарның күбесе Удмуртиядә, Пермь краенда, Татарстанда, Башкортстанда төбәк этапларында катнашты. Сезнең кайберләрегез белән без бу елның 13-14 сентябрендә Старополь краеның Кисловодск шәһәрендә узачак Бөтенроссия финалында очрашачакбыз. Бүген мин сезгә җиңүләр генә теләмим, бу чыннан да мөһим, спорт рухы, әмма мин сезгә оештыручылар оештырган бу искиткеч бәйрәмнән ләззәт алуыгызны телим”,–диде Алиса Карпова.

Андрей Шутов катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм спортның компания үсешендә төп роль уйнавын билгеләп үтте: «Спорт – ул дуслык, дәрт, бердәмлек, команда рухы. Без спортны яратабыз, шуңа күрә даими рәвештә спартакиадалар уздырдык", – диде Андрей Шутов.

Спартакиадада катнашучылар традицион дисциплиналар, шул исәптән мини-футбол, җиңел атлетика эстафетасыда, йөзүдә, аркан тартышуда, озынлыкка сикерүдә, ядрә атуда һәм киберспортта ярыштылар. Шулай ук гадәттәгечә җанатарлар һәм гаилә командалары өчен конкурслар уздырылды, бу бәйрәмне чын-чынлап массакүләм итте. «Комос групп» Спартакиадасы ярыш кына түгел, төрле төбәкләрдән килгән хезмәткәрләр өчен формаль булмаган шартларда очрашу, корпоратив рухны ныгыту һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев