«Чын күңелдән»: Иске Икшермәдә «Татарстанда җәй» проекты кысаларында урам концерты узды
Иске Икшермә мәдәният йорты каршындагы мәйданда «Татарстанда җәй» проекты кысаларында узган «Чын күңелдән» исемле урам концертында тамашачылар ретро һәм заманча җырлар тыңлады.
Иске Икшермә мәдәният йортында "Татарстанда җәй" проекты кысаларында "Чын күңелдән "исеме астында урам концерты үткәрелде. Ретро җырларны да, заманча композицияләрне дә чын күңелдән һәм ихлас башкарган үзешчән коллективлар һәм башкаручылар ярдәмендә концерт бик җылы һәм күңелле кабул ителде. Концерт номерлары арасында
"Йөзек салыш", "Гөлбану", "Биш парлы"халык уеннары оештырылды. Һәм, әлбәттә, килгән тамашачылар белән рәхәтләнеп татар биюен биедек. Катнашучыларның барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев