Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Давай, бабай, бирешмә”

Һәр авылның берәр җаваплы эшкә алынырга лидер итеп күрсәтердәй кешесе була. Керәннедә андый кеше кем дисәләр, икеләнмичә, Инсаф Фәйзерахманов дип җавап бирер идем.

Шулай булмаса, оештыру сәләтен күреп, аны 1988 елда авыл Советы рәисе итеп сайламаслар, 1995 елда, туган авылында төзелгән “Керәнне” күмәк хуҗалыгына җитәкче вазифасына билгеләмәсләр иде. Инсаф катлаулы чорда җиң сызганып эшкә алына. Керәннедә күп төзелеш эшләре башкарыла, авылларны газлаштыру һәм юл проектлары документларын үзгәртү ул эшләгән ел­ларда башкарыла. Бо­ларның барысы хакында шушы көннәрдә Керәнне мәдәният йортында Инсаф Фәйзрахмановка багышланган портрет-кичәдә дуслары, авылдашлары сөйләде. Мәдәният хезмәткәре Нурфия Ахунова юбилярның тормыш юлын чагылдырган матур сценарий әзерләгән иде. Ә портрет-кичәне үткәрергә Инсафның спортчы шәкертләре этәргеч биргән, аларның остазларына халык алдына олы рәхмәт сүзләре җиткерәсе килгән. Чөнки ахыр чиктә барыбер дә сайлаган белгечлегенә тугры калган, спортка әйләнеп кайткан, көрәштә 10 республика чемпионы, 2 Россия призеры әзерләгән тренер-инструктор ул. Район Сабантуйларында Мичән җирлегеннән батыр калганнарны барлыйсың да, кечкенә генә Керәннедә каты беләкле егетләр булгач, алар башка авылларда да күптер, тик аларны Инсаф кебек әзерли генә белмиләрдер дип тә уйлап куясың кайчак. Шуңа күрә барысы да тренерның әле эшен дәвам итүен тели. “Әле 60 тулганга карап туктыйсы түгел”,– диде җирлек башлыгы Айзат Гәрәев тә. “Миңа карап әйтмә, минем начальникларым монда”,– дип шаяртты Инсаф. Җитәкчеләре дә шул фикердә булып чыкты. “Районда спорт мәктәбе 2000 елларда ачылды, Инсаф анда беренче тренерлардан 18 ел хезмәт куя, һәркем эшен уңай яктан гына бәяли. Безгә, шул елларда диплом белән кайтучыларга күп ярдәме тиде, эшкә өйрәтте, практик дәресләр күрсәтте. Бүгенге көндә дә ул республикада танылган кеше, бер бәйге дә аннан башка узмый, Инсаф абыйны ярышның йөрәге дип әйтергә кирәк. Судьялыкка чакырсак, беркайчан да каршы килгәне юк. Димәк, алга таба да бергә-бергә эшлисе, көрәшне үстерүдә хезмәт куясы була”,– дип сөйләде яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов һәм тренерга Спорт министрлыгының физик культураны үстерүдәге хез­мәт­ләре өчен Мактау билгесен тапшырды..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев