“Дуслык”тан башланган дуслык
Мәктәпләрдә уку тәмамлану белән ял һәм сәламәтләндерү, хезмәт лагерьлары үз эшен башлады.
Бүгенге көндә районыбызда барлыгы 1170 бала мәктәп яны лагерына йөри. Белем бирү учреждениеләрендә төп игътибар балаларның җәйге ялы күңелле, мавыктыргыч һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрүгә юнәлтелгән. Шушы көннәрдә Эзмә урта мәктәбенең “Дуслык” лагеры эшчәнлеге белән без дә танышып кайттык.

Тирә-юне гөл-чәчәкләргә күмелгән, ерактан ук матурлыгы, тәртип белән үзенә җәлеп итүче мәктәп яны лагерында 1 июньнән башлап 21 көн дәвамында 60 башлангыч сыйныф укучысы ял итеп, сәламәтлеген ныгыта. “Дуслык” лагеры “Кояшкай”, “Орлята”, “Максимум”, “Бал кортлары” отрядларын берләштереп, исеменнән күренгәнчә, укучылар биредә бердәмлек, татулык, аралашу культурасы, командада эшли белү, социаль яраклашу һәм башка сәләтләрен арттыралар. Аларның һәр иртәсе зарядка ясаудан башланып, аннан ашханәдә иртәнге кайнар аш көтә. Һәр көнне лагерь эшчәнлеге аерым план нигезендә алып барылып, укучылар өчен белем һәм тәрбия бирү сәгатьләре, кызыклы экскурсияләр, ачык һавада мавыктыргыч, интеллектуаль уеннар, төрле мастер-класслар, мәдәни чараларга йөрүләр оештырыла.
“Лагерь тормышы бик кызыклы һәм файдалы дияр идем. Укучыларга кече яшьтән һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Әлеге максаттан лагерьда ял итүчеләр өчен районыбызның төрле оешма-предприятиеләренә экскурсияләр оештырыла. Балаларга мондый төр сәяхәтләр аеруча кызыклы. Бүген 129 нчы янгын сүндерү частендә булсалар, алдагы көнне “Игенче” җәмгыятенә барып, анда авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәренең эшчәнлеге, техника паркы, сөтчелек комплексы белән таныштылар. Шулай ук “Саба-информ”, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре белән очрашулар да аларда зур кызыксыну уятты. Районыбызның тарихи урыннарында булып, борынгы Өтернәс шәһәрлеге, данлыклы Калатау истәлекләре буйлап, Иләбәрдә төзелгән чаңгы-роллер трассасына сәяхәт кылдык. Шулай ук туган ягыбыз чишмәләре буйлап экологик сукмаклар оештырабыз. Лагерь җанлы тормыш белән күңелле яши. Һәрбер каникул чорында оештырылган лагерьда үзебез яшәгән җирлектә урнашкан мәдәният йортлары һәм китапханәләр белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Әлеге өлкә хезмәткәрләре балаларның ялын күңелле оештыруга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Укучылар үзләре өчен үткәргән төрле кызыклы чараларда катнашып, дөньяны танып белү буенча күп мәгълүматлар алалар", – дип сөйли Эзмә урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, җәйге чорда мәктәп яны лагеры начальнигы Назилә Усманова.
Шулай ук аның уң кулы – өлкән әйдаман, әлеге мәктәптә 33 ел педагог-оештыручы булып эшләүче Нәфисә Җиһаншинаның балалар дөньясын тагын да мавыктыргыч һәм нәтиҗәле итүдә тәҗрибәсе зур.
Эзмә урта мәктәбендә барлыгы ун авылдан 245 бала белем ала. Уку чорындагы кебек үк, лагерьга йөрүчеләр өчен дә бөтен мөмкинлекләр булдырылган, аларны махсус автобуслар йөртә. Атна дәвамында төрле чараларда катнашкан иң актив укучыларны бүләкләү дә каралган. Шуңа да барысы да актив булырга һәм бүләк белән кайтырга омтылалар.
“Лагерь тормышы миңа бик ошый. Без монда уйныйбыз, спорт белән шөгыльләнәбез, төрле биюләр башкарабыз. Шулай ук районыбызның төрле җирләренә кызыклы экскурсияләргә барабыз. Төрле кул эшләренә өйрәнәбез. Җитәкче апаларыбыз безнең лагерь тормышын кызыклы итү өчен тырышалар”, – ди Иләбәр авылыннан Илсинә Галимуллина. Укулар тәмамлануга, Самира Асатова да мәктәп яны лагеры башлануны түземсезлек белән көтеп ала. “Лагерьда көннәребез бик кызыклы үтә. Бигрәк тә экскурсияләргә йөрү ошый. Аеруча янгын сүндерүче абыйлар белән очрашу һәм аларның хезмәтләре белән танышу миңа бик кызыклы булды. Мин анда бик батыр кешеләр эшләвенә сокландым. Алар бөтенесе дә бик җаваплы һәм көчлеләр”, – ди Самира.
Шулай ук Эзмә урта мәктәбе базасында оештырылган “Кырмыска” ял һәм хезмәт лагерында агротехнологик сыйныфның сигез укучысы ял итә һәм хезмәт күнекмәләре ала. Хезмәт лагерына йөрүчеләр һәр көнне мәктәп биләмәсен матурлауга зур өлеш кертә. Укучылар чәчәк һәм яшелчә түтәлләрен карый, туфракны йомшарту һәм сугару эшләрен башкара. Төрле дару үләннәре җыялар.
“Укучыларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә район күләмендә мәктәбебез “Иң яхшы бакча” номинациясендә призлы урыннарга лаек була. Бу, беренчедән, хезмәт тәрбиясе булса, шул ук вакытта балаларда җаваплылык хисен һәм команда рухын тәрбияли”, – ди Назилә Нияз кызы.
Кыскасы, Эзмә урта мәктәбендә кечерәк сыйныф укучылары өчен ял итү, зуррак сыйныфлар өчен махсус хезмәт лагерьлары эше бергә үрелеп алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев