Эчкән килеш йөрмә икән
Суд залыннан
Машина йөртәсең икән, моңа хокук биргән документың булырга тиеш. Канун таләпләре шундый. Кызганычка каршы, 2026 елның 24 июлендә Казан-Шәмәрдән автомобиль юлының 106нче километерында “LIFAN 13300” маркалы автомашина белән идарә иткән Я.Грачевның правасы булмый. Җитмәсә, Башкортстан якларыннан килгән йөртүчедән хәмер исе килә, исереклек билгеләре күренә. Ул үзендә алкоголь микъдарын билгеләү өчен медицина тикшерүе узудан баш тарта.
Судта Я.Грачев гаебен тулысынча таныды, гаилә хәлләренә бәйле рәвештә руль артына утыруын аңлатты.
Закон нигезендә транспорт белән идарә итү таныклыгы булмаган йөртүчегә административ арест чарасы каралган. Җәмәгать судьясы аңа карата 10 тәүлеккә кулга алу җәзасы билгеләде.
Район юл хәрәкәте иминлеге комиссия ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев