Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Эзмә авылында «Ура, авылга!» проектының 6 көнлек лагеры эшли башлады

Бу проект – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәмендә, Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырылды.

   Ачылыш тантанасында Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Гыйлфан улы Әхмәтов һәм «Алдынгылар хәрәкәте»нең Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Илдар улы Хазиев катнашты.
   Алар балаларга түбәндәге теләкләрен белдерделәр:


«Кадерле балалар, 6 көн дәвамында сезне монда гореф-гадәтләр, җырлар-биюләр белән таныштырачаклар. Кызыклы сәяхәтләр, мастер-класслар көтә. Туган телебезне тагын да яхшырак белү өчен барлык шартлар бар. Барыгызга да яхшы кәеф һәм уңышлар телибез!»


  Ачылыш «Алдынгылар хәрәкәте» флешмобы һәм балаларның матур җырлары белән үрелеп барды.
Ә аннары – чын мәгънәсендә бай программа көтте:
Балалар үзләренә тәкъдим ителгән чәчәкләрне сайлап отрядларга бүленделәр. Бер –берсе белән якыннан танышу өчен вожатый апалары белән берлектә кызыклы уеннары уйнадылар.
Балалар үзләренә тәкъдим ителгән чәчәкләрне сайлап отрядларга бүленеп, танышу уеннары уйнадылар.
Фәрит Габделмәҗитович милли бизәкле шкатулка ясау буенча мастер-класс үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән үз куллары белән ясаган шкатулкаларны өйләренә алып кайтты.
Вожатыйлар «Халкымның күңел җәүһәрләре» темасына интерактив «Үз уен» аша татар халык гореф-гадәтләре, йолалары, милли бизәкләр турында белемнәрне ныгытты.
Көн бик эшлекле, мавыктыргыч, кызыклы һәм күңелле үтте. Бүгенге көннән һәркем канәгать калды!
Алга тагын да күп кызыклы очрашулар көтә! Татар телебез, гореф-гадәтләребез яшәсен! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев