Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фәүзия апа Вахитова: укытучы, хәбәрче, бәхетле әни һәм дәү әни

26 июльдә Эзмә авылында яшәүче Фәүзия Һади кызы Латыйпова (Вахитова) 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.

 Фәүзия Латыйпова (Вахитова) Чүриле районы Казанбаш авылында туган. 1935 елда  1 сыйныфка укырга керә. Ике абыйсы сугышта һәлак була, өченчесе яраланып кайта. «1941 елда укулар октябрь аенда гына башланды.  Барлык кыр эшләрен башкару, көчең җитсә дә, җитмәсә дә, безгә йөкләнде. Мәктәпкә кар төшкәнче яланаяк йөрелде. Дәфтәр, дәреслекләр юк. Ашау такы-токы. Кар эри башлап, басуда башак, ындырда ашлык бөртеге чыга башлау белән, без – бала-чага,  савыт тотып шунда агылабыз. Әниләр аны я куырып бирә, я төйгәләп ашка салып пешерә. Баксаң, ул бөртекләр кар астында агуланалар икән. Менә шул ашлык белән дә күпме кеше кырылды, ул вакыттагы үлемнең сәбәбен белүче дә булмады», – дип искә ала Фәүзия Һади кызы. 1946 елда Эзмә авылына укытучы булып килә. 1952 елда Эзмә егете Назыйм  Латыйпов  белән гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Соңрак Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Гомере буе укучыларга ана телебезгә мәхәббәт тәрбияли, туган телебезнең матурлыгын күрергә өйрәтә. Фәүзия Һади кызы «Саба таңнары» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе дә буларак, Закир Йосыпов исемендәге премиягә ия була.

Фотода Фәүзия апаны  "Саба таңнары" газетасының хәбәрчеләр слетында күрәсез (сулдан икенче). Нурхан Дәүләтов фотосурәте.

 Мәгарифкә багышланган тырыш хезмәтләре өчен күп  дәрәҗәле  исемнәргә, Мактау кәгазьләренә лаек була. 1962 елда   «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнә, 1976 елда «ТАССРның  атказанган укытучысы» исеме бирелә. 

Фәүзия Латыйпова  бүгенге көндә балалар, онык-оныкчыкларының күңел җылысын тоеп,  бәхетле гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев