Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фельдшер Гөлфия Гибадуллина 36 ел сәламәтлек сагында

Озак еллар эшләү дәверендә аның «вакытым юк»,- дип беркемне дә кире борганы юк. Тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, ярдәмгә ашыга.

  Мин “Саба таңнары” газетасын  көтеп алам һәм яратып укыйм. Газетаның саныннан-санына кызыл җеп булып сузылган фикерләрнең берсе: авылларны юкка чыгудан саклап калу, кешеләрен данлау. Матбугатның тәэсирле сүзенә игътибарлы булсак иде. Бу темага язмалардан күренгәнчә, халык яңа ФАПлар ачылуын аеруча шатланып кабул итә. Авыллар өчен бик тә кирәкле учреждениеләрнең берсе алар. Бу яктан безнең Түбән Утар авылында яшәүчеләр бик уңды дияр идем. Чөнки заманча медпунктыбыз бар һәм анда 1989 елның апреленнән бирле хезмәтенең остасы Гөлфия Гибадуллина эшли.

Югары категорияле  фельдшер хәзер дә кешеләр сәламәтлеге сагында тора. Медицина өлкәсендә 36 ел хезмәт итү өчен зур белемле, олы йөрәкле, киң күңелле булу кирәк. Ул – һөнәренең чын остасы. Авыл кешеләренең холык-характерын  яхшы белә, шуңадырмы дәвасы да килешеп тора. Озак еллар эшләү дәверендә аның вакытым юк дип беркемне дә кире борганы юк. Тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, ярдәмгә ашыга.

Шулай итеп, авыр сумка күтәреп күпме чакрымнар үтелгән, көртләр ерылган, шулай да авыру янына барып җитеп, беренче ярдәм күрсәтелгән, гомер коткарылган. Күпме әниләр бала тудыру йортына озатылган һәм дөньяга аваз салучы бәбиләр каршыланган, аларны сау-сәламәт үстерү өчен күп хезмәт куелган. Шуңа да авыл халкы Гөлфиянең гадел булуы, тырышлыгы өчен хөрмәт итә. Безгә, авылда яшәүче өлкәннәргә, аның ярдәме бигрәк тә кирәк. Гөлфия Вакыйф кызына эшендә уңышлар, сәламәтлек телим.

Миңнераев Фәхретдинов.

Түбән Утар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев