Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фигуралы шуу осталары көч сынашты

Лесхоз бистәсендәге «Нарат» спорт комплексында конькида фигуралы шуу буенча «Нарат» республика классификация һәм классификация ярышлары узды.

Конькида фигуралы шуу - иң матур спорт төрләренең берсе. Спортчыларның грациоз чыгышлары, күңелгә рәхәт музыка  шул мохиткә бөтереп  алып кереп китә, бозда  төрле бию хәрәкәтләре ясаучылардан  күзләрне алып булмый.  Ул көнне дә бозда шуучылар осталыклары белән таң калдырдылар.  Саба муниципаль районы СШ «Олимп»та  тәрбияләнүчеләр гадәттәгечә  бик яхшы әзерлек күрсәттеләр һәм призлы урыннар алдылар.   Бүләкләү тантанасында МБУ СШ Олимп, МБУ Спорт комплексы директоры Рифат Хисамов   катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Амелия Даминова 2 яшүсмерләр разряды 2014 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында 3 урынны алды, Самир Галимов 2 яшүсмерләр разряды - малайлар 1 урын , Альяна Хәсәнова 3 яшүсмерләр разряды - 2015 елгы кызлар  -2 урын , Әминә Хафизова 3 яшүсмерләр разряды-2014 елгы һәм аннан өлкәнрәк кызлар - 2 урын , Карина Ракипова 2 спорт разряды-кызлар -3 урын, беренче адымнар- 2018 елгы кызлар -Нәргизә Хаҗиәхмәтова -  3 урын. (тренерлары Романова Анна Владимировна һәм Гатиятуллина Мария Альбертовна)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев