Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фәнәҗәт Дәминовага яңа йорт ачкычлары тапшырылды [+фото]

Быелгы җәй Татарстан Республикасының Саба районы Көек авылында туып үскән, Дәминова Фәнәҗәт Гарип кызы өчен шатлыклы вакыйга белән башланып китте.

Район хакимияте, авыл җирлеге башлыгы, социаль хезмәткәр ярдәме белән аңа яңа йорт ачкычлары тапшырылды.

Дәминова Фәнәҗәт 2009 елдан алып "Балкыш" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә исәптә тора. Әлегә кадәр ул яшәү өчен мөмкинлеге булмаган иске генә агач йортта яшәде. Социаль хезмәткәргә даими рәвештә мич ягарга, чишмәдән су алып кайтырга кирәк иде. Авыл җирлеге башлыгы үтенече, социаль хезмәткәр Саматова Фәния Корбангали кызының актив ярдәме белән Фәнәҗәт апаның тормыш шартлары яхшыртылды һәм төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итү мөмкинлекләре киңәйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев