Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фотограф - бик кызыклы һәм популяр һөнәр

Фотограф - бик кызыклы һәм соңгы вакытта популяр һөнәр. Төп бурыч - фотоаппарат ярдәмендә билгеле бер объектны теркәү. Фотолар кызыклы, матур, сыйфатлы булсын өчен, фотога төшерү күнекмәләренә, фантазиягә, зәвыкка ия булырга кирәк. Бу һөнәр турында белү өчен Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре 13нче июль көнне туй фотографын кунакка чакырдылар.

Ул балаларга бу кызыклы һәм шул ук вакытта авыр эшнең күп сабырлык таләп итүе турында сөйләде. Балалар нинди төрле фотоаппаратлар булуын, якын-тирәдә ничек төшерергә, ерак арадан ничек төшерергә кирәклеген белделәр. Фотограф кайбер нечкәлекләрне һәм серләрне ачты. Балаларга барысы да кызык булды. Әңгәмә барышында балалар үз сорауларын бирделәр. Күпләрнең, әлбәттә, профессиональ фотоаппарат белән төшереп карыйсылары килде. Күпләрнең бу һөнәр белән кызыксынуы туды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев