Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Габдулла Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында кунакта

«ОНИКС» мәгариф үзәге янында эшләп килүче «ИнтелЛето» һәм “КРУТО» лагерьларына йөрүче укучылар Габдулла Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына сәяхәткә бардылар.

   Бу көн балалар өчен бик күп яңалык һәм кызыклы мәгълүматка бай булды. Алар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштылар, аның балачагы узган мохитне күрделәр, милли мирасыбызның иң кыйммәтле байлыгын барладылар. Музей хезмәткәренең эчтәлекле хикәясе балаларны Тукай дөньясына алып кереп, сәләтле шәхеснең тирәнлеген ачарга ярдәм итте.

Мондый очрашулар яшь буынны үз халкының тарихына, мәдәниятенә һәм мирасына кызыксыну тәрбияләүдә зур роль уйный. Әлеге сәяхәт балаларның күңелендә милли горурлык хисе уятты, Ватаныбызның байлыгын аңларга ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев