Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гафурова Ләйсән Зөфәр кызы «Ел тәрбиячесе-2019» республика һөнәри осталык конкурсының “Педагогик илһам” номинациясендә җиңүче булды

2019 елның 11 мартыннан 15 мартына кадәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе-2019» республика һөнәри осталык конкурсы финалы узды.

Бу конкурста Саба районы исеменнән 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасы тәрбиячесе Гафурова Ләйсән Зөфәр кызы катнашты. Беренче конкурс биреме булып мастер-класс үткәрү булды, анда безнең конкурсант жюри әгъзаларына һәм калган катнашучыларга «Өч мәсьәлә моделе» методикасы буенча эшләү мөмкинлекләрен тәкъдим итте, шулай ук аларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирде. Икенче көнне катнашучылар белем бирү эшчәнлеген үткәрделәр, балаларның яше һәм эшчәнлек темасы узган көн кичендә генә яңгыратылган иде. Әлеге ике конкурс сынауларыннан соң нәтиҗәләр ясалды һәм 20 катнашучыдан «Минем иң уңышлы проектым» темасына чыгыш ясау өчен 11 педагог сайлап алынды. Гафурова Ләйсән Зөфәр кызы барлык сынауларда да лаеклы чыгыш ясады, жюри әгъзаларының игътибарын яулый алды һәм “Педагогик илһам” номинациясендә җиңүче булды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев