Гөлбакчагыз бигрәк матур...
Сабаның Мәктәп урамындагы 51 нче йортта яшәүчеләр, балалар мәйданчыгы каршындагы биләмәләрен аллы-гөлле чәчәкләргә күмеп, «Чәчәкле Саба» конкурсының гран-приена лаек булганнар
Әйе, нәкъ җырдагыча, хәзер табигатьнең хуш исле, аллы-гөлле чәчәклеккә күмелгән иң ямьле мәле. Урамнардан узганда шәхси йорт каршысындагы бакчаларда күз явын алырлык матурлыкка сокланып карап үтәсең. Җәйге көннәргә тагын да ямь өстәп, йорт яннарында гүзәллек патшалыгы булдыручы кешеләр безнең Сабабызда бик күп икән. Әйтик, Мәктәп урамының 51 йортында да әнә шундый матурлыкка гашыйк хуҗалар яши. Нинди төр чәчәкләр генә үсми йорт янәшәләрендә! Шушы йортта 42 ел гомер итүче Рәфидә ханым Гафиятуллинаны да бакчада кайнашкан чагында туры китердек.

– Рәфидә ханым, гомуми йорт тирәсендә шундый зур чәчәклек булдыру уе каян килде?– дип сораштык үзеннән.
– 2024 елда йортыбыз каршысында балалар мәйданчыгы төзеделәр, менә шул вакытта һәр фатирның кечкенә генә үз биләмәсе булдырылды һәм аны матурлау уе килде. Мин көздән җирен хәстәрләп лалә чәчәкләре утыртып калдырдым, алар яздан матур итеп тишелеп чыктылар, күңел үсеп китте, бөтенебез дә җиң сызганып утырту, үстерү, су сибү, гомумән, биләмәне матурлау эшләренә керештек. Монда барысын да көйләп, кирәген юнәтеп, төп оештырып йөрүчебез –Хәниф Тимербаев. Алар эшмәкәр Булат Вакказов белән яздан балчык кайтартты, чәчәк орлыклары белән дә булыштылар. Әйткәнемчә, 7 фатирның да үз участогы бар. Күршеләребез Клара, Зөлфия, Алия, Илсөяр – барысы да бик эшчән, тырыш ханымнар. Чүпләрен утап, түтәлләрне тәртипләп, үсемлекләргә вакытында суын сибеп, тәрбияләп торалар. Үзем дә көн саен иртә белән чыгып һәр чәчәгемне карап, алар белән хозурланып, серләшеп, җаныма дәва, рәхәтлек алам. Чәчәк бит ул хатын-кызлар сыман, асыл затларсыз дөнья бармаган кебек, чәчәкләрсез дә тормыш гамьсез, ямьсез булыр иде”,– ди Рәфидә ханым чәчәкләренә су сипкән арада. Чәчәклеген дә үз дизайны буенча матурлаган. Беренче рәттә сальвиялар, аларны петунияләр уратып алган, янәшәсендә бәрхет гөлләр, кашкарыйлар, кәнәфер, циния, флоксылары шау чәчәктә утыра. Гортензияләре дә чәчәккә бөреләнгән. Яран гөлләре аерым урында “елышканнар”. “Бик яратам бу чәчкәләрне, көз җиткәч тә, алардан аерыласы килми, чүлмәккә күчереп, подъездга алып кереп үстерәбез”, – диде һәвәскәр бакчачы.
Әлеге йортта яшәүчеләр узган ел “Чәчәкле Саба” конкурсында “Иң матур бизәлешле гомуми йорт биләмәсе” номинациясендә гран прига лаек булган иде. Быелгы бәйгедә дә тырыш хуҗаларны җиңүчеләр рәтендә күрербез дип ышанабыз. Дөньяны шулай матурлап, ямьләндереп яшик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев