Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Һәр тарафта үз кеше!»

19 октябрь көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, «Өлкәннәр» клубының актив әгъзасы Галиуллин Мәгъсүм Вәли ​ улының 75 яшьлек юбилеена багышланган «Һәр тарафта үз кеше!» дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде.

Ул гомер буе җитәкче даирәләрдә эшләгән. Эшчәнлеге “Фидакарь хезмәт өчен” медале, күпсанлы һөнәри бүләкләр, район һәм республика күләмендәге Мактау кәгазьләре белән билгеләнгән. Кичәдә юбилярны котлау өчен ветераннар советы җитәкчесе Фәнил Ильясов, Саба районы Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Әмин Миннегулов, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзалары килгән иде. ​ Барысы да Мәгъсүм Вәли улын чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Юбиляр хөрмәтенә баянчы Илназ Мусин һәм җырчы Айнур Гәрәев җыр башкардылар. Балалар, туганнар һәм дусларыннан видео-котлаулар күрсәтелде. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев