Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

«Ямьле Саба» яр буена экскурсия

6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасы сабыйлары туган якның матурлыгын һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карауның әһәмиятен өйрәнеп, педагоглар белән бергә Байлар Сабасының «Ямьле Саба» яр буена мавыктыргыч экскурсиядә булып кайттылар.

   Байлар Сабасы бистәсендәге чишмәләр һәм парклар белән танышу максатыннан 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен «Ямьле Саба» яр буена экскурсия оештырылды. Балалар тирә-юньне кызыксынып өйрәнделәр: күренешкә сокландылар, яр буендагы бизәкләрне карадылар, уңайлы эскәмияләргә, матур фонарьларга һәм яшел зоналарга игътибар иттеләр.

  Экскурсия барышында педагоглар балалар белән туган якның матурлыгын, уңайлы иҗтимагый киңлекләр булдыруга күпме хезмәт салынуын һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карауның мөһимлеге турында сөйләштеләр. Экскурсия иҗади мизгел белән тәмамланды: һәр бала иң истә калганын рәсемгә төшерде. Хәзер бу эшләр бакчабызның стеналарын бизи һәм истәлекле көн булып хәтердә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев