Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа ел ялларында Сабада бер ир, үтерү белән янап, хатынын металл маляр миксеры белән кыйнаган

Яңа ел каникулларында оператив хезмәтләр ничек эшләгән?

  Яңа  ел каникулларында по­лициянең кизү бүлегенә 5 хәбәр алынган.  Байлар Сабасында бер ир, үтерү белән янап, хатынын металл маляр миксеры белән кыйнаган. Шәмәрдәндә яшәүче дә үз фатирында  шаһитлар күз алдында үтерү белән янау сүзләре әйткән.

Кече Шыңар авылы кешесе Т. полициягә Олы  Шыңардагы А.  хуҗалыгыннан ике дрель урлавы һәм шәхси максатларда куллану өчен үзендә  калдыруы турында әйтү өчен үз теләге белән килгән.

Өчнарат авылында элеккеге киленнең әнисе белән сугышуы турында хәбәр алынган.

Завод-Нырты авылында яшәгән ир йорты  чоланында үзенең гомерен  чикләгән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге  штаб начальнигы Диләрә Кәримова хәбәр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев