Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь баянчылар «Ямьле Саба» яр буенда күңел ачты

Саба сәнгать мәктәбенең баян сыйныфыны укучылары өчен «Ямьле Саба» яр буенда «Татарстан мәдәнияте, татар халкының гореф-гадәтләре» елы уңаеннан «Сабантуй» бәйрәме узды

" Балалар төрле конкурсларда, уеннарда актив катнаштылар, үзара ярдәм һәм дуслык мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр. Кунакчыллык, хезмәт сөючәнлек, үзара ярдәмләшү, дуслык, туганлык, чисталык нигез булып торган татар халкының әһәмиятле традицияләре белән таныштылар. 
Укучылар өчен әһәмиятле бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне һәм алар белән бәйле мәдәни-музыкаль мирасны билгеләү тәкъдим ителде. Чара саф һавада узды, хәрәкәтчән уеннар һәм музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Чара тәмамлангач, барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды",-

дип хәбәр ителә район мәдәният бүлеге ххәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев