Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Явлаштау авыл китапханәсендә фольклор кичә үткәрелде

Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста булган, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган.

Бүгенге көндә кул эшләнмәләре торышыбызда зур урын алып тора. Матурлык тудыру, яшь буынга бу эшнең нечкәлекләрен аңлату максатыннан “Ак калфак” берләшмәләре зур эшләр башкара. Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора. Нәкъ шул максатны күздә тотып, Явлаштау авыл китапханәсендә  ”Бикле сандык төпләреннән чыгып ул әйләнеп кайтты халкыма” дип исемләнгән фольклор кичә уздырылды. “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче ханымнар  җыелып  тәҗрибә уртаклаштылар. Уздырган чарада катнашып төрле биремнәрне үтәделәр, китаптан өзекләр тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев