«Игенче» җәмгыятендә бар куәткә сенаж әзерлиләр!
Азык хәзерләү эше баш зоотехник Марс Вәлиев, агрономнар Нияз Галиев, Рүзәл Хаҗиев җитәкчелегендә башкарыла.
Быелгы яңгырлы һава торышы терлек азыгы әзерләү барышын катлауландырды. Шулай да хезмәткәрләр, һәр аяз көннән файдаланып, иртәдән кичкә кадәр, оешкан төстә эшлиләр, чөнки яшел массаны тиз һәм югалтуларсыз җыярга кирәк.
«Ягуар» азык җыю комбайны штурвалы артында механизаторлар Рөстәм Газиянов , Фәнил Ганиев эшлиләр.
Яшел массаны ташуда Әгъзам Исхаков, Азат Галимов, Ленар Зарипов, Галинур Әхмәдиев, Айтуган Галимов, Мөнир Сафиуллин, Минтимер Газизов катнаша, алар көненә уннан артык рейс башкаралар.
Басулардан китерелгән үлән массасын механизаторлар Ришат Тимергалиев һәм Марсель Нәбиуллин барлык таләпләргә туры китереп траншеяда тыгызлап торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев