Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игътибар: балалар!” чарасы башлады

Балалар катнашындагы аварияләрнең күпчелеге җәйге чорга туры килә.

 

   Балалар  катнашындагы  аварияләрнең   күпчелеге  җәйге чорга туры килә. Әйтик, 2021  елның июнь-август  айларында республика  елларында 153 юл һәлакәте булып,  аларда 5 баланың гомере  өзелгән 175 төрле тән җәрәхәтләре  алган. Шундый  ук  вәзгыять былтыр да   күзәтелде. Агымдагы  елның  4  аена  килгәндә, Татарстанда теркәлгән 108 юл һәлакәтендә 3 бала үлгән, 116сы  яраланган.  Үлем белән бәйле  аварияләр Яр Чаллыда, Актаныш районында  килеп  чыккан. Әлмәт районында 6  майда  мотоциклга  мотошлемсыз гына пассажир булып  утырган 2008 елгы кыз баланың гомере  өзелә.     Статистиканы дәвам итсәк, 2021  елда республика  юлларында 15, 2022 елда 11 баланы югалтканбыз. Күпме  гаиләгә әйтеп бетергесез  ачы  кайгы-хәсрәт  килгән!

Юлларда  фаҗигаләрне булдырмау максатында  республикада  22 майдан  “Игътибар: балалар!”  киң масштаблы профилактика  чарасы старт  алды. Ике  атна дәвам итәчәк акция чорында ЮХИДИнең район  бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт  бюджет  учреждениесе бүлеге балигъ булмаган балаларны транспортта  йөртү кагыйдәләрен үтәмәү, җәяүлеләргә юл бирмәү фактларын ачыклау рейдлары,  ата-аналар белән әңгәмәләр, акцияләр, җәйге лагерьларда конкурс-викториналар үткәрәчәк. “Ата-аналар балаларының тормышына зур җаваплылык белән  карарга тиешләр. Урамнар аша чыгу  урыннарында,  “җәяүлеләр  сукмаклары”нда  аларны бер  мизгелгә дә  контрольдән  ычкындырмаска  кирәк.  Шуны да онытмагыз, 7 яшькә кадәрге балаларны транспорт чарасында  бары тик аның яшенә һәм буена туры килгән  махсус утыргычларда гына йөртергә рөхсәт ителә”,– ди ЮХИДИ  бүлекчәсе начальнигы  Марат Гаязов.  Онытмагыз – балалар юл хәрәкәтенең иң  якланмаган катнашучылары. Чара  4 июньгә  кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев