Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Игътибар үзәгендә – юл хәрәкәте иминлеге

Бүген район хакимияте бинасының утырышлар залында башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов рәислегендә Саба муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды

Бүген район хакимияте  бинасының утырышлар залында башкарма  комитет җитәкчесе Марат Ишниязов рәислегендә  Саба муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән  утырышы булды. Аның эшендә КАЗАН шәһәренең "Юл хәрәкәте иминлеге" территориаль идарәсе начальнигы Наил Агишев, ЮХИДИнең республика  идарәсе юл инспекциясе һәм хәрәкәтне оештыру   бүлеге начальнигы Илназ Зыятдинов, авыл (шәһәр) җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары катнашты. Иң элек 2023 елның 6 аенда район территориясендә юл хәрәкәте иминлегенең, җәяүлеләр сукмакларының торышы белән таныштырган ЮХИДИнең район бүлекчәсе  начальнигы Марат Гаязов чыгышында әйтелгәнчә, район юлларында теркәлгән аварияләр  саны былтыргының шушы  чоры   күрсәткече белән  чагыштырганда – 37, аларда яраланучылар  саны 44 процентка  арткан. Гомумән,  соңгы биш  елда юл-транспорт һәлакәтләренең тотрыклы  артуы   күзәтелгән.

“Профилактика максатында административ хокук бозуларны  ачыклау буенча планлы  эш  алып  барыла.  Алты айда гына да ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте  кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә карата 3396 беркетмә төзелде. Шуларның 56сы исерек хәлдә руль артына утырган  өчен. Алты йөртүче җинаять җаваплылыгына тартылды”, – диде баш юл инспекторы. 

“Саба таңнары” газетасы редакциясе мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүне профилактикалау мәсьәләләрен матбугатта  яктырту эшенең  куелышы, “Главтатдорстранс” учреждениесенең баш белгече Илһам Мусин төбәк әһәмиятендәге юлларны  комплекслы тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. “Юл хәрәкәте иминлеге” бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы  Гүзәл Ягәфәрова чыгышында балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын профилактикалау эше яктыртылды.

"Эш Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы ЮХИДИ бүлекчәсе, мәгариф идарәсе һәм башка кызыксынган ведомстволар белән тыгыз элемтәдә алып барыла. Районыбыз мәктәп һәм балалар бакчаларында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан төрле профилактик чаралар үткәрелә, укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әңгәмәләр оештырыла, әти-әниләр белән очрашулар үткәрелә. Укучылар арасында  юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту буенча махсус белемнәр, практик күнекмәләр формалаштыру, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне пропагандалау максатыннан, 21 белем бирү учреждениесендә 321 укучыны берләштергән яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары эшли. Уку елы дәвамында алар яшьтәшләре арасында юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту буенча актив эш алып баралар. Белем биру учреждениясе кысаларында, барлыгы 49 агитация-пропаганда чарасы, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча 38 әңгәмә үткәрелде. Чара барышында «Сакла.ру» порталыннан материаллар да кулланылды. Шулай ук  «Куренеп тор!» («Засветись»), «Бала – төп пассажир!» акциялары үткәрелде, әлеге акцияләрдә яшь юл хәрәкәте инспекторлары (ЮИД) да катнашты”,– дип  сөйләде Гүзәл Ягәфәрова.

 Контроль-счет палатасы рәисе  Гөлчәчәк Хуҗина “Халык контроле” порталына районнан җибэрелгән материалларга анализ  ясады.

Тулырак  язма район газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев