Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиһания әби ил-көнгә тынычлык, һәркемгә сәламәтлек тели

Якынлашып килүче Җиңү бәйрәме уңаеннан районыбызда тыл ветераннарын тәбрикләү дәвам итә

 Бу көннәрдә мондый тәбрикләүгә Мәртен авылында яшәүче тыл ветераны Җиһания апа Хәйретдинова да лаек булды. Ветеранны юнармиячеләр белән бергә 129 нчы номерлы янгын-коткару бүлеге җитәкчесе Илдар Закиров, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз  Заһидуллин котладылар. Җиһания әбигә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миннихановның котлау открыткасы һәм бүләге, шулай ук Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миннихановның күчтәнәчләре һәм котлаулары тапшырылды. Очрашу барышында Җиһания Хәйретдин кызы сугыш чорында тылдагы хезмәте турындагы хәтирәләре белән уртаклашты һәм бүгенге көндә ничек яшәве турында сөйләде. Кунакларны озатканда ул һәркемгә сәламәтлек һәм ил-җирләребезгә тынычлык теләп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев