«Икмәк язмышы — безнең кулда»: «Симет» җәмгыятендә урып-җыюга дүрт куәтле комбайн чыкты
Аларның төп бурычы — барлык агротехник таләпләрне үтәп, булган уңышны югалтуларсыз, сыйфатлы итеп җыеп алу.
«Симет» җәмгыяте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, ниһаять, көтеп алынган урып-җыю кампаниясенә керештеләр. Басу-кырларда эш кайный: икмәк язмышы өчен көрәштә дүрт данә куәтле техника — ике «Полесье-10» һәм ике «ДОН-1500Б» комбайны катнаша.
Игенчеләр басудагы алтынсу башакларны вакытында теземнәргә салуга һәм аннан соң мөмкин кадәр тизрәк суктыруга зур тырышлык куялар. Аларның төп бурычы — барлык агротехник таләпләрне үтәп, булган уңышны югалтуларсыз, сыйфатлы итеп җыеп алу.
Табигать шартларының уңай торуын, техниканың ватылмыйча эшләвен һәм хезмәт кешесенең сабырлыгын теләп, сезгә хәерле сәгатьтә, хөрмәтле игенчеләр! Уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев