Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Имаметдин Гәрәевка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды

«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе директоры урынбасары Имаметдин Гәрәй улы Гәрәевка 85 яшь тулды. Шул уңайдан ул район җитәкчелегенең, хезмәттәшләренең, якыннарының күпсанлы котлауларын кабул итте.

 Имаметдин Гәрәй улының тормыш һәм хезмәт юлы һәркемдә  тирән хөрмәт һәм рәхмәт хисләре уята. Социаль өлкәдә ул ярты гасырдан артык хезмәт куя. Үзенең хезмәт карьерасын интернат-йортта фельдшер сыйфатында башлап, тиздән ул учреждение җитәкчесе була.  Инновацион процессларга ярдәм итүче иҗади, прогрессив фикер йөртүче җитәкче Имаметдин Гәрәй улы күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек булды. Бүген исә Имаметдин Гәрәй улы, директор урынбасары булып, балалар файдасына хезмәт итүен дәвам итә. Һәм без шундый «Алтын йөрәкле кеше» янында эшләвебез белән бик горурланабыз.

диләр  юбиляр турында хезмәттәшләре.

  Имаметдин Гәрәй улының юбилее уңаеннан интернат-йортта бәйрәм чарасы оештырылган. Юбилярны район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова , «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе директоры Марсель Хуҗин һәм учреждение хезмәткәрләре котлады. Лилия Нургаян кызы Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев