Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Имин тормышыбыз өчен гомерен җәлләмәде

Өченчекөн районыбызга махсус хәрби операция зонасыннан тагын бер күңелсез хәбәр килеп иреште. Райондашыбыз, Шәмәрдән авылыннан гвардия лейтенант Язнур Каюмовның яу кырында фаҗигале төстә гомере өзелде. Геройның җәсәден чәршәмбе көнне туган авылы Мичәнбашка алып кайтып җирләделәр.

  Язнур Фәрит улы сугышка контракт нигезендә китә. 21 июнь көнне хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак була. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов,  Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, авылдашлары килде. Мәрхүм белән хушлашырга бергә хезмәт иткән сугышчан дуслары да кайткан иде. Мәтам чарасы башлангач,  авыл имамы Равил хәзрәт Коръән сүрәләре укып, мәрхүмнең рухына дога кылды. Район башлыгы Рәис Миңнеханов та Язнурның үлеме гаиләсенә генә түгел, районыбыз өчен дә зур югалту икәнен билгеләп үтте. “Бүген тагын бер батыр улыбызны соңгы юлга озатабыз. Илгә авырлык килгәндә халкыбыз батыр улларына таяна. Язнур Фәрит улы да соңгы минутларына кадәр Ватанына, хәрби антына  тугры калды, безнең имин тормышыбыз өчен гомерен җәлләмәде. Шундый батыр ул тәрбияләп үстергән өчен әти-әнисенә рәхмәт. Улыгызның батырлыгы һәрвакыт халык күңелендә булыр. Инде рухы шат булсын, бездән хәер-дога”,– диде ул. Сугышчан дусты белән хушлашырга килгән дивизия командиры, подполковник Владислав Поляков та Язнур Каюмовның  хезмәт иткән дәвердә үзен кыю, батыр сугышчы итеп танытуын сөйләде. “Язнур иң авыр һөнәрне сайлады, ләкин, шуңа да карамастан, ул үз эшенең чын остасы иде. Һәрвакыт укыды, өйрәнде, үз взводын, үз кул астындагыларны да шуңа өйрәтте, һәрвакыт яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Язнурга югарырак вазыйфа тәкъдим ителде, безнең командование да аңа зур өметләр баглаган иде. Әмма, нишлисең бит... Инде без ул башлаган эшне лаеклы дәвам итәргә тиешбез, балаларыбыз, оныкларыбыз үз җиребездә тыныч, имин яшәсеннәр өчен дошманга бирешү юк. Тыныч йокла, сугышчан дустыбыз, авыр туфрагың җиңел булсын”,-диде ул. Бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, райондашыбызны матәм маршы астында соңгы юлга озаттылар.

   Язнур Фәрит улының тормыш иптәше Альбина, 8 яшьлек улы Ильяс - Шәмәрдәндә, Мичәнбаш  авылында әти-әнисе, бертуган энесе Түбән Новгород шәһәрендә яшиләр. Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез. Батыр солдатның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев