Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиңү диктанты: сугыш турындагы 25 сорауга - 45 минут вакыт

27 апрельдә “Тарихи хәтер” федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы шәһәр­ләрендә һәм районнарында Бө­тенроссия «Тарихи диктант» акциясе узды.

  Районыбызда ул өч мәй­дан­чыкта – Саба гимназиясендә, Икшермә кадет мәктәп-интер­натында, Саба­ аграр көллия­тендә оештырылды. Киң җә­мәгатьчелектә Бөек Ватан су­гышы темасын яңарту, тарихи белемнәрне тагын да ныгыту, грамоталылыкны үстерү һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелүче акциягә райондашларыбыз да кушылды. Саба гимназиясе базасында үткән чарада IХ, X, XI сыйныф укучылары һәм укытучылары – барлыгы 130 кеше катнашты. «Җиңү диктанты» – масштаблы акция. Ул Россиянең 85 төбәгендә һәм 45 чит илдә уза. Барлыгы 19мең мәйданчык эшли. Сугыш тематикасын яктырткан сораулар җиңелләрдән түгел. Диктант язучылар аерым номерлар белән генә билгеләнә, июнь ахырында һәркем «Җиңү диктанты» сайтына кереп баллары белән таныша ала», – дип белдерде гимназиянең укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Фазылова. «Бүгенге «Җиңү диктанты»н язарга үз теләгем белән килдем. Шул ук вакытта минем уку­чыларым – яшьармиячеләр дә катнаша. Һәрбер кеше үз иленең патриоты булырга тиеш. Бүген дә күңелендә күпмедер дәрәҗәдә ватанпәрвәрлек хисләре йөрткәннәр катнашадыр дип уйлыйм. Монда илебезнең тарихы, аның язмышына кагылышлы сораулар урын алган. Һәрбер кеше үткәнен белергә, белмәгәнне өйрәнергә тиеш. «Җиңү диктанты»н ел саен укучыларыбыз белән язабыз. Ул миңа бик тә ошый. Төрледән-төрле сораулар бирелә, белмәгәннәрен ачыклыйбыз», – ди Саба гимназиясенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Илнур Хәйриев. Бөек Ватан сугышына багышланган 25 сорауны үз эченә алган тестны узарга 45 минут вакыт бирелде. Акциядә патриотик шигырь, җырлар яңгырады. Бөек Җиңү көненә багышланган документаль фильм да илебезнең патриотларын тәрбиләүдә зур этәргеч ясар дигән ышаныч уятты.

«Быел «Җиңү диктанты»н бишенче тапкыр язам. Сораулар елдан-ел катлаулана. Укучылар өчен генә түгел, укытучыларны да уйландыра торган сораулар бар. Дәрес программасында Бөек Ватан сугышына багышланган материалга зур урын бирелми. 

Ул кысаларда боларның барысын да өйрәнеп бетерү мөмкин түгел.  Шуңа күрә сугыш тематикасы өчен өстәмә шөгыльләнергә кирәк», – ди Саба гимназиясендә 30 елдан артык тарих фәненнән белем бирүче Нурия Хаҗиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев