Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ирек кадерен белмәсәң

Исеменнән үк күренгәнчә, җинаять-җәза үтәтү инспекциясендә кылган кыңгыр эшләре өчен шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр контрольдә тотыла. Бу инде ярлыкауга бәрабәр чара дигән сүз. Судның гуманлылыгына сөенә-сөенә, башкача кыңгыр эш кылмаска тәүбә итәргә генә кала. Кызганычка каршы, учетта торучылар арасында эшләгән ялгышлыклары өчен үкенеп, сабак алмаучылар да бар.

Әйтик, 2021 елда инспекциядә кылган җинаяте өчен җәмәгатьтән изоляцияләнмичә генә җәза чарасы үткән 134 кеше күзәтчелектә торды. Шуларның дүртесе сынау срогының яртысын административ җаваплылыкка тартылмыйча узып, үзләренең тәүбәгә килгәнлеген раслады һәм шартлы хөкем ителүдә булудан төшерүне сорап, судка мөрәҗәгать итте. Гадел хөкем аларның гаризасын канәгатьләндерде. Шул ук вакытта җәмәгать тәртибен бозулары, суд йөкләмәләрен үтәмәгәннәре өчен 21 шартлы хөкем ителүчегә карата кабат эш кузгатылды. Суд аларның 7сен иректән мәхрүм итү урыннарына җибәрү турында карар чыгарды, 6сының сынау срогы озайтылды, 4се сак астына алынды. Моннан тыш учетта торучының 4се инспекция контроленнән качып ук киткән иде. Алар барысы да табылдылар һәм җәмгыятьтән изоляцияләнделәр.

Тагын да күңелсезрәге шул: сынау срогында 4 хөкем ителүче кабат җинаять эшләде. Мисал өчен, район авылларының берсендә яшәүче С., үтерү белән янап, бергә спиртлы эчемлек кулланган шешәдәшенең тезенә пычак белән чәнчеде. Хөкем ителүчеләрнең тагын берсе 2021 елның 12 июлендә ишек ватып кереп, кибеттән акча урлады. Ә Олы Арташ авылында яшәүче Х. исерек хәлдә кеше гомерен өзүгә кадәр барып җитте. Хәзер аны кырыс режимлы, озак сроклы төрмә көтә. Язылганнар башкаларга гыйбрәт булсын, бездә исәптә торучылар ирекнең кадере турында уйлансыннар һәм тиешле нәтиҗә ясасыннар иде.

Илнар Сәлимов, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе филиалы өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев