Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуган авыл мәдәният йортында «Халык традицияләрен саклыйк» фольклор сәгате үтте

28 гыйнвар көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре «Халык традицияләрен саклыйк» дип исемләнгән фольклор сәгать үткәрделәр. Фольклор – халык зирәклеге хәзинәсе. Һәр халыкның үз үзенчәлекләре бар, алар мәдәнияттә дә ачык чагыла. Борынгы бәйрәмнәр, йолалар, кичәләр, уеннар һәм башка фольклор буыннан-буынга күчүче кыйммәтле хәзинә.

Чара башында «Умырзая» татар фольклор коллективы “Орчык өмәсе” йоласын күрсәтте. Балалар үткәннәргә кайттылар һәм бәйрәмнәргә кешеләрнең ничек киенүен, борынгы өйләрнең бизәлешен, нинди җырлар җырлауларын, ничек биюләрен белделәр. Чыгышлардан соң катнашучылар төркемнәргә бүленде. Сәнгать җитәкчеләре түбәтәйне бизәкләр белән бизәү һәм курчаклар ясау буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Вәсимә Әхмәдуллина балаларга әбиләребезнең йонны ничек эрләвен күрсәтте, балалар йон эрләп карадылар. Соңыннан чарада катнашучылар милли костюмнарны киеп , тематик фотозонада фотога төштеләр.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев