Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Иске Икшермәдә “Кояшкай” лагеренең “Сәләт-Саба” сменасы ачылды

26 июньнән «Кояшкай» сәламәтләндерү лагере 2нче смена балалары өчен үз ишекләрен ачты. Сменада 12-17 яшьлек 95 бала ял итәчәк.

  Лагерьның  ачылыш тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе  Марат Кәримов, “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдерахманова, район мәгариф бүлеге начальнигы Илфат Шакиров, Саба муниципаль районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Азат Гатиятуллин һәм җирле җитәкчеләр катнашты. Алар сәлкешләргә һәм әйдаманнарга әлеге сменаның матур, күңелле, онытылмаслык мизгелләргә бай булуын теләде. Соңыннан сәлкешләр килгән кунакларга үз һөнәрләрен күрсәттеләр.

  “Быелгы смена өчен дә тыгыз һәм күңелле программа әзерләдек. 25 июнь - 5 июль көннәрендә  балалар белән әлеге Саба базасында булабыз, аннары 11 июльгә кадәр безне Биләр Сәләт форумы көтә. Аңа да бик ныклап әзерләнәбез,  спорт уеннары, презентация, бию, җырлар өйрәнәчәкбез. Быелгы аланыбызның төп юнәлеше - милли дизайн.  Балалар милли орнаментлар белән изүләр, комзоллар, калфаклар тегәчәкләр, бу кул эшләренә махсус остазлар өйрәтәчәк. Шулай ук “Фотошоп серләре” дигән остаханәдә медиаграмотлыкка һәм социаль челтәрләрдә эшләргә дә өйрәнәчәкләр. Кыскасы, яшүсмерләр ял итеп кенә калмыйлар, кирәкле күнекмәләр алачаклар, һәр көн файдалы шөгыль белән узачак. Ял итүчеләр өчен спорт мәйданчыклары,  урам сәхнәсе, уку сыйныфлары эшли. Алар өчен биш тапкыр туклану оештырыла. Бу смена күңелле һәм һәркем өчен файдалы булыр дип өметләнәбез!- ди лагерьның баш җитәкчесе Исламия Гәрәева.

  Балаларга тыныч , имин, күңелле яллар телибез!

(Язманы Тулырак “Саба таңнары” газетасының алдагы санында)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев