Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иске Мичән балалар бакчасында “Әбиемнең серле сандыгы” чарасы узды [+фото]

Максат изге - балаларны ана телебезнең матурлыгын тоярга, ана телендә матур итеп сөйләшергә, уйларга өйрәтү.

Иске Мичән балалар бакчасында “Әбиемнең серле сандыгы”  темасы буенча шөгыльләр уза. Максатлары изге - балаларны ана телебезнең матурлыгын тоярга, ана телендә матур итеп сөйләшергә, уйларга өйрәтү. Балаларны татар халкының рухи мирасы, күңел  җәүһәрләре белән таныштыру,  туган телебезне  ярату, зурлау, аңа соклану хисләре тәрбияләү.

Балалар чиккән киемнәр, урын-җир, борынгы бизәнү  әйберләре белән таныштылар. Татарча шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев