Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иске Мичән һәм Миңгәр фельдшер-акушерлык пунктлары ремонттан соң авыруларны кабул итәргә әзер

Агымдагы елның март аенда Иске Мичән һәм Миңгәр фельдшер-акушерлык пунктларында капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Барлык эшләр дә «Сәламәтлек саклау» милли проектын кысаларында тормышка ашырылган.

Иске Мичән фельдшер-акушерлык пунктында  капиталь ремонт, шулай ук кабул итү һәм процедура кабинетларында, персонал бүлмәсендә, санузелда төзекләндерү эшләре башкарылган. Әлеге ФАПка  223 кеше беркетелгән.

Миңгәр фельдшер-акушерлык пунктында  тамбурда, кабул итүне көтү бүлмәсендә, кабул итү һәм процедура кабинетларында, санузелда, куида капиталь ремонт һәм  төзекләндерү эшләре башкарылган. Әлеге ФАП  210 кешегә хезмәт күрсәтә.

 Ремонт билгеләнгән вакытка һәм әлеге эш төрләренә карата барлык таләпләргә туры китереп төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев