Югары Симет авыл җирлегендә “Хәтер шәме” акциясе узды
22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Югары Симет авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган обелиск янында «Хәтер шәме» акциясе үткәрелде
Югары Симет мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, авыл халкы Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән каһарманнарны искә алу максатыннан бергә җыелды. Геройларга мәңгелек рәхмәт символына әверелгән «Хәтер шәме» акциясе ата-бабаларыбызның батырлыгына хөрмәт йөзеннән шәмнәр кабызылды. Без ирекле һәм бәхетле яшәргә мөмкинлек тудырганнары өчен Бөек Ватан сугышы батырларын истә тотарга һәм хөрмәт итәргә тиешбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев