Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлбатта махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан якташлары белән очраштылар

Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә «Бер күк астында» - патриотик сәгать үткәрделәр

 Кичә герое Халиков Мөнир Илхам улы,  күптән түгел  туган авылына махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты. Якташыбыз өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операция зонасына эләкте. Хәрби хезмәткәр солдатларның көнкүреше,  беренче көннәрендә сугыш зонасында юлыккан кыенлыклар, җирле халык белән аралашу, аларның мөнәсәбәтләре һәм көнкүреше турында сөйләде. Әңгәмәдә тылдан килгән солдатларыбызга ярдәм итү темасы да күтәрелде. Якташларыннан җылы сүзләр язылган хатлар, туган якларыннан килгән посылкалар һәр хәрби хезмәткәрнең җанын җылыта һәм аларның күңел рухын саклый. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш. Балалар хәрби хезмәткәрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Очрашу егетләр һәм кызлар  өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Ачык мисаллар аша укучылар чын геройларның янәшәдә яшәүләренә тагын бер кат инандылар. Укучылар һәм дә барлык авыл халкы безнең солдат геройларыбыз өчен борчылалар һәм алар белән горурланалар Әңгәмә ахырында катнашучылар солдат егеткә сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуларын теләделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев