Ижауда федераль  Сабантуй гөрләде
Район яңалыклары

Ижауда федераль Сабантуй гөрләде

Сабантуйда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты

28 июньдә Ижау ипподромы территориясендә татар һәм башкортларның иң зур милли бәйрәмнәренең берсе — Сабантуй булып узды.

Кунакларны халык уеннары, спорт ярышлары, артистлар чыгышлары, традицион ат спорты ярышлары һәм мастер-класслар көтте. Лесхоз мәдәният йорты, Саба районы мәдәният йорты хезмәткәрләре делегациясе составында агач әйберләргә рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Ижау шәһәре башлыгы Чистяков Дмитрий Александрович та мастер-класста катнашты.

Барлык катнашучылар рәсем ясау процессыннан һәм үз эшләнмәләрен ясаудан бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар


Нет комментариев