Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Кая, улым, җыйган күкәеңне күрсәт әле”

1 май ял булса да, балалар иртә уяна торган көн. Чөнки Яз һәм хезмәт бәйрәмендә авылларда кызыл күкәй йоласы үткәрелә.

 

 

 

1 май ял булса да, балалар иртә уяна торган   көн. Чөнки Яз һәм хезмәт бәйрәмендә  авылларда  кызыл күкәй йоласы үткәрелә.  Мондый  вакытта ничек  йоклап  ятасың ди!  Бу көн агымдагы  елда  бүтән кабатланмаячак бит. Кайда ничектер, Сабайда  бу   йола  бик  күңелле   уза. Әби-бабайлары туган авылга балаларны әниләре иртәнге 6да  уятып күкәй җыярга  алып баралар. Алар төркем-төркем булып, өйдән-өйгә кереп кызарткан йомырка җыеп йөри. Беркемне дә читләтеп үтмиләр, чөнки балаларны инде күптән әзерләнеп көтеп торалар. Хуҗабикәләр берничә көн алдан йомыркаларны суган кабыгында кызартып куялар, кибеттән төрле-төрле тәм-томнар алып кайталар. Йөри торгач,  пакетлар  күкәй белән тула. Йола үтәлде, йомырка  кызарткан апаларның өстеннән бурыч төште.  Балаларны төп  яшәү урыннарында әти  ягыннан бабалары, олырак абый-апалары  каршы   ала. “Кая, улым,  җыйган   күкәеңне   күрсәт әле”,– ди бабасы оныгына. Өч  яшьлек  онык,  шатлана-шатлана, сумкасын  ачып   күрсәтә. Күп!!! Онык,  маладис, булдырган.  Әле бу баланың тагын 4-5 ел кызыл күкәй йоласында катнашасы бар. Аннары ул тартып  алып барсаң да, күкәй җыеп   йөрмәячәк. Балачак тиз  үтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X