Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кайбер татарстанлыларга повесткалар килү дәвам итәчәк

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада өлешчә мобилизацияләү буенча йөкләмә үтәлүен хәбәр иткәннән соң да, татарстанлыларга аерым очракларда повесткалар килергә мөмкин.

Бу хакта Татарстан оператив штабының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Татарстан хәрби комиссариатының гражданнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Сергей Котин аңлатканча, хәзер повесткалар вакытлы хәрби хезмәткә чакырылучыларга (срочникларга) җибәреләчәк. Кайбер очракларда повесткалар хәрби комиссариатларның эчке эшләрен төгәлләштерү өчен дә җибәрелергә мөмкин.

Татарстанда яшәүчеләр хәрби комиссариатка үзләре турында мәгълүматларны төгәлләштерү өчен мөстәкыйль рәвештә дә килә ала.

Котин белдергәнчә, хәзерге вакытта хәрби комиссариатның төп эше вакытлы хәрби хезмәткә көзге чакырылышны оештыруга юнәлдерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев