Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Казан шәһәрендә «Күрше фест» проекты җиңүчеләре котланды

«Күрше фест» республикакүләм проектының нәтиҗәләре билгеле булды

   Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында җәйге сезонның күрше мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм милли традицияләрне саклауга юнәлдерелгән масштаблы «Күрше фест» проекты җиңүчеләрен һәм катнашучыларын бүләкләү тантанасы булды. Проектны уңышлы тормышка ашырганы өчен Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М.Әхмәтшина  бүләккә лаек булды. Әлеге югары бүләк аның профессиональлеген, үз эшенә чиксез тугрылыгын, шулай ук районның мәдәни тормышын үстерүгә һәм халыкны берләштерүгә керткән зур өлешен раслады.

   Бүләкләр тапшырудан тыш, чара файдалы очрашулар өчен мәйданчык булды: катнашучылар килешүләргә кул куйдылар, хисап мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм киләчәк уртак проектлар өчен тәҗрибә уртаклаштылар. Җиңүчеләр шулай ук үз фестивальләрен гамәлгә ашыру өчен фирма материаллары комплектлары алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев