Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Казанда районыбызның ЗАГС бүлеге баш белгечен тәбрикләделәр

Казанда ЗАГС хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

 

  Казанда ЗАГС хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда муниципаль филиаллар хезмәткәрләренә квалификация арттыру турында 50 сертификат тапшырылды. Тантанада катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты..

«Сез безнең тормышыбыздагы барлык иң мөһим вакыйгаларны теркисез. Көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә», – дип мөрәҗәгать итте вице-премьер җыелучыларга.

Ул искәрткәнчә, 2026 елда Татарстанда Россия Федерациясе ЗАГС органнары киңәшмәсе узачак. Анда республика үзенең иң яхшы практикаларын күрсәтә һәм башка төбәкләрдән килгән коллегаларының тәҗрибәсен өйрәнә ала.

2025 елда Татарстан ЗАГСы бик зур эш башкарды һәм бик күп проектлар гамәлгә ашырды, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова.

Татарстан ЗАГС хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре, шул исәптән РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Татьяна Ларионовадан бүләкләр тапшырылды.

«Сез Татарстанда яшәүче һәр кешенең иң мөһим гаилә вакыйгаларын уртаклашасыз. Нәрсә генә булмасын, сез һәрвакыт күңелегез белән бирелеп эшлисез», - дип билгеләде депутат.

Тантаналы чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге баш белгече Мифтахова Гөлнара Мулланур кызы да бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев