Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Көчле рухлы Рияна

Инвалидлар декадасы уңаеннан Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә “Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә Рияна Имамиева белән очрашу бәхете елмайды. 2009 елның 15 мартында Шәмәрдән авылында дөньяга килгән Рияна – искиткеч талантлы кыз.

Физик мөмкинлекләре чикле булуына карамастан,  ул  төшенкелеккә бирелми, үз алдына максатлар куя һәм бирешмичә, бу максатларны чынга ашыра. Ул  – Шәмәрдән “Яшьлек” яшьләр спорт үзәге каршында эшләп килүче “Яшь талантлар” иҗат түгәрәге  укучысы. Әлеге түгәрәктә бер ел гына шөгыльләнсә дә, аның инде ирешкән уңышлары байтак.  Ул районда да, республика күләмендә үткәрелгән бик күп конкурсларда да катнашып, җиңү яулады. Әлеге очрашу да Рияна башкаруында “Бәхет” дип исемләнгән шигырь белән башланып китте. Килгән кунаклар Риянаны  күз яшьләре аша тын да алмый тыңладылар. Нәрсә соң ул бәхет? Әлеге төшенчәгә  китапханәчеләр Гөлназ Садыйкова һәм Ләйсән Мөхәммәтҗанова ачыклык кертергә тырыштылар. Кемдер бәхетне матди байлыкта, кемдер мәхәббәттә,  кемдер дуслар күп булуда, кемдер гаиләдә күрә. Бәхет – ул иң беренче чиратта, үзеңне кулга алып, алга таба яшәү өчен үзеңдә көч табу. Моның шулай икәнен һәркем Рияна белән булган җанлы әңгәмәдән соң аңлады. Ял итүчеләрдән Риянага төрледән-төрле кызык­лы сораулар яңгырады, һәрберсе үзенең фикере белән бүлеште. Очрашу махсус Рияна өчен шагыйрә Гөлфия Шакирова язган  “Мин ышанам” шигыре белән тәмамланды. Шигырьне Рияна түгәрәк җитәкчесе Алисә Гомәрова белән башкарды. Әлеге очрашу һәркемнең күңеленә кереп калды һәм җылы хисләр уятты.

Алисә Гомәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев